MaxGate © 2026 Все права защищены. MaxGate не является официальным ресурсом мессенджера MAX и никак не связан с ООО «МАХ». Все торговые марки и логотипы принадлежат их законным владельцам.
Чулман - канал с кросспостингом Telegram и MAX | MaxGate
Назад в каталогЧулман Информационный канал
Информационный канал
Статистика канала Число подписчиков MAX Telegram
Последние посты 21 августа в 05:56 Фото: 2
КОНФЕРЕНЦИЯ: коллектив килешү үтәләме?
KТ предприятиеләрендә 2026 елның беренче яртыеллыгында коллектив килешү үтәлешенә йомгак ясалды. Карар бер: үтәлгән.
Конференцияләр эшендә “Татшина” җәмгыяте генераль директоры Игорь Пропкопьев катнашты һәм шина комплексының отчет чорындагы эшчәнлеге, икенче яртыеллыкка бурычлар белән таныштырды.
КТ профкомы рәисе Михаил Кузнецов коллектив килешүнең барлык бүлекләре дә үтәлүен, хезмәткәрләр һәм ветераннарның мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсе саклануын әйтте. Ярты еллыкта чыгымнар күләме 425 млн сумнан артып китә, шуның 255 млн сумы хезмәтне саклау өлкәсенә туры килә. Апрельдә хезмәт хакы 7,6 процентка индексацияләнде, моннан тыш, башка түләүләр вакытында бирелгән.
Михаил Кузнецов:
– Хезмәткәрләр һәм аларның балалары өчен путевкалар сатып алынды, яшь гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтелде.
Игорь Прокопьев коллективның бер урында тормавы һәм вәзгыятьнең үзеннән-үзе җайга салынуын көтмәвен билгеләп үтте. Куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым тукталды: эвакуация системасы эшли, качу урыннары һәрвакыт әзер, анда уздырылган сәгатьләр өчен түләнә. Ул БПЛАны фото һәм видеога төшерергә, социаль челтәрләргә урнаштырырга, эвакуация вакытында автобус тукталышында, машина кую урынында, компания территориясендә җыелып торырга ярмаганлыгын искәртте.
Генераль директор кытай демпингының шина тармагы икътисадына тискәре йогынты ясавын әйтеп, компания җитәкчелегенең, ТР Рәисе җитәкчелегендә, аңа каршы тикшеренүләр уздыруын һәм бу юнәлештә эш дәвам итүен билгеләп үтте.
2025 елда шинаның яңа 24 тип-үлчәме үзләштерелгән. Быелгы план – 99 тип-үлчәм. Моннан тыш, премиаль шиналар технологиясе кулланышка кертелә, зур габаритлы һәм картинглар өчен шиналар җитештерү юнәлешендә эш алып барыла.
Игорь Прокопьев:
– Безнең максат – коллективны саклап калу, авыр чорны югалтуларсыз үткәрү, үсеш процессын югалтмау, продукциянең яңа төрләрен үзләштерү. Безнең алда бердәнбер юл – бердәм коллектив, бердәм тырыш хезмәт.
Конференцияләр барышында коллективларның алдынгы хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
Другие каналы в категории «Новости и СМИ» О канале «Чулман» «Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 438 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 101 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
23.07 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
24.07 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
25.07 MAX: 409 Telegram: 27 Всего: 436
26.07 MAX: 409 Telegram: 27 Всего: 436
27.07 MAX: 410 Telegram: 26 Всего: 436
28.07 MAX: 409 Telegram: 26 Всего: 435
29.07 MAX: 408 Telegram: 26 Всего: 434
30.07 MAX: 404 Telegram: 26 Всего: 430
31.07 MAX: 402 Telegram: 26 Всего: 428
01.08 MAX: 402 Telegram: 26 Всего: 428
02.08 MAX: 402 Telegram: 26 Всего: 428
03.08 MAX: 407 Telegram: 26 Всего: 433
04.08 MAX: 407 Telegram: 26 Всего: 433
05.08 MAX: 413 Telegram: 27 Всего: 440
06.08 MAX: 413 Telegram: 27 Всего: 440
07.08 MAX: 412 Telegram: 27 Всего: 439
08.08 MAX: 414 Telegram: 27 Всего: 441
09.08 MAX: 413 Telegram: 27 Всего: 440
10.08 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
11.08 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
12.08 MAX: 409 Telegram: 27 Всего: 436
13.08 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
14.08 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
15.08 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
16.08 MAX: 410 Telegram: 27 Всего: 437
17.08 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
18.08 MAX: 412 Telegram: 27 Всего: 439
19.08 MAX: 413 Telegram: 27 Всего: 440
20.08 MAX: 413 Telegram: 27 Всего: 440
21.08 MAX: 411 Telegram: 27 Всего: 438
23.07 26.07 29.07 01.08 04.08 07.08 10.08 13.08 16.08 19.08 21.08
Число постов 6
3
0
15.08: 1 пост 16.08: 0 постов 17.08: 4 поста 18.08: 4 поста 19.08: 5 постов 20.08: 6 постов 21.08: 2 поста
15.08 16.08 17.08 18.08 19.08 20.08 21.08
21 августа в 03:31 Фото: 1
Җомгабыз мөбарәк булсын!
Кәрим Тинчурин әйткәнчә, акыл белән йөрәгебез бер ритмда эшләсен. Шул чакта тормыш имин, гаилә тулы, күңел тыныч булыр, эшләр гөрләп барыр.
Көнебезне әнә шундый матур теләк-ният белән башлыйк!
20 августа в 12:47 Фото: 1
СЫНЫЙК ӘЛЕ: август аенда туучылар турында
Август – җәйнең соңгы ае, көннәрнең көзгә авышуына ишарәләп, яфраклар саргая башлаган, күңелне аңлатып булмаслык сагыш-моң сарган көннәрнең берсендә дөньяга аваз салган кешегә нинди сыйфатлар хас?
Шулай итеп, ул...
👉 Физик һәм рухи яктан үтә дә көчле.
👉 Бик аралашучан, шунлыктан лгызлыктан интекми.
👉 Оста идарәче. Үзенә каршы килгәнне өнәми.
👉 Игътибар үзәгендә булырга ярата. Кайберләре өчен сулар һава кебек кирәк. Юк кына хезмәтен дә күрүләрен, мактауларын көтә.
👉 Сайланучан. Гашыйк булса яисә яңа дус тапса – гомерлеккә. Тик аңа якын булу өчен бик тырышырга кирәк.
👉 Максатчан. Эшкә алынса, ни генә булмасын, ахырына җиткерә.
👉Иҗади. Билгеле бер кысалар арасында утырырга яратмый, шуңа да инициатива күрсәтергә кирәк булган һөнәрләрне үз итә.
📜 Статистика мәгълүматлары буенча, августа кечкенә балалар туа икән. Мәктәп елларында исә алар яшьтәшләренә караганда озынрак була.
❓Август аенда туучылар, бу сыйфатлар сезгә хасмы?
Әйе – 👍
Юк – 👎
20 августа в 12:15 Фото: 1
САК БУЛ: мошенник
Мошенниклар уку елы алдыннан, ата-аналардан акча алу өчен, укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләренең ялган аккаунтлар ясый башлаган.
Аферистлар мессенджерларда педагог, мәктәп администраторы һәм деканат хезмәткәрләре аккаунтларына охшаган профильләр терки. Шулардан, ашыгыч рәвештә акча күчерүне сорап, ата-аналар яки студентларга хәбәрләр җибәрә, дип яза Риа Новости.
Кайбер очракларда мошенниклар хәбәр алучыны куркытырга тырыша. Алар бала күңелсез хәлгә тарыган, телефонын югалткан, уку өчен бурычы бар яки аңа ашыгыч рәвештә нинди дә булса хезмәт өчен түләргә кирәк, дип белдерә алар.
🙅 Мондый очракларда бары тик таныш исем яки профиль фотографиясе белән генә эш итәргә ярамый: хәбәр җибәрүченең шәхесен белем бирү оешмасы яки хезмәткәрнең таныш номерына мөстәкыйль шалтырату ярдәмендә расларга кирәк.
🤔 Һәрвакыт уяу булыгыз, балаларны да шул хакта кисәтеп торыгыз!
Радар ПЛЮС • БПЛА • Мониторинг обстановки 24/7 450 274 подписчика